Кайгылы хәбәр. Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов 91 нче яшендә вафат булды.
Ул гомерен татар халык көйләрен өйрәнүгә багышлады. Казан музыка училищесенда укытты. Берничә ел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасын җитәкләде. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак , татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөрде. 2017 елда галимнең «Милләтем чын сәнгатькә лаек» диеп аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.
Мәрхүм Осиново бистәсе зыяратына җирләнде.
Мәхмүт Нигьмәтҗановка багышланган тапшыруны иртәгә 6 нчы августта “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында карый аласыз.