Казан елга порты пассажирларның төп өлешен югалтырга мөмкин. Иртән кассалар янында чиратларың зур булуына карамастан, билетларны тиз сатып алалар. Билетларга алдан заказ бирү өчен онлайн система да кулланылмый. Проблеманы хәл итү юллары булырмы? Хәбәрчебез ачыклады.
Әле сәгать иртәнге җиденче ярты гына булып килә. Ә Елга вокзалы кассаларында зур чират инде.
Иртә таңнан пенсионерлар, туристлар билет алырга өметләнеп, урамда чират тора. Бер сәгатьтән соң билетлар бетәргә дә мөмкин бит.
Төп туристик юнәлешләр — Болгар, Зөя, Кама Тамагына билетлар бик тиз сатылып бетә. Югыйсә бу юнәлешләргә көнгә берничә рейс ясала. Ә билетны кассадан иртән генә сатып алырга мөмкин.
Билетларны алдан сату күптән түгел кулланыла башлаган. Хезмәткәрләрнең әйтүләренчә,тик ике юнәлешкә генә.
Ни өчен касса шулай иртә ябыла, маршрутларга өстәмә метеорлар җибәрәчәкләрме? Шушы сорауларны пассажир порты җитәкчесенә бирдек. Эльмира Захватова сүзләренә караганда, төп туристик юнәлешләргә билетларны агентлык туры алдан сатып ала. Ә компания әлегә өстәмә теплоходларны җибәрә алмый.
Казан пассажирлар елга порты җитәкчесе Эльмира Захватова: «Без теплоходларны җибәрер идек, алар бездә бар! Әмма командирлар җитми. Сез илдәге хәлне беләсез. Икенчедән, Роспотребнадзор таләбе буенча пассажирлар агымын киметтек.»
Эльмира Захватова билетларга онлайн бронь кертү турында да сөйләде — хәзерге вакытта елга портының сайты әзерләнә. Аны киләсе елда эшләтеп җибәрәчәкләр.
Фәнис Мөхәммәтов, Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.