Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов гранты билгеләнде. Конкурска быелгы урак нәтиҗәләре буенча йомгак ясалачак. Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчәнлек, күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле.
Конкурска мәгьлүматларны, муниципаль район җитәкчеләре республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим итәргә тиешләр. Бәйгенең приз фондын йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.