Бүгенге көн татар җырчысының иҗтимагый тормышта тоткан роле нидән гыйбарәт? Шул уңайдан, Татар- информ мәгьлүмат агентлыгында Казан шәһәр филармониясе җырчылары белән «Фатирник» ягъни заманча аулак өй форматында очрашу узды.
Үзләрен милләтне саклау эшендә актив катнашырга, иҗтимагый тормышта үз сүзен әйтә белергә тиеш дип саный “Казан” шәһәр филармониясе җырчылары.
Татарстанның халык артисты Равил Харисов татар җырчысының дөнья буйлап татар җырын таратып, зур эш башкаруын ассызыклады.
Очрашуның беренче өлеше фикер алышу булса, икенче өлеше җыр белән дәвам итте.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.