Милли бәйрәмебез Сабан туйдан тыш, республикада 96 еллык тарихы булган журнал бар. Үсеп килүче яшь буынны гореф- гадәтләр белән таныштыруда, ана телебезгә өйрәтүдә әлеге милли басманың роле зур.
Журналда 40 ел дәвамында „Зирәкләр һәм тапкырлар клубы“ эшли. Рубриканың алып баручысы Фәнсөяр Гыйлембаев балаларга төрле биремнәр әзерләп аларның тапкырлыгын, зирәклеген һәм төрле өлкәдә белемнәрен сыный. Тарихи сәхифәсенең быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын зурлап уздырырга булганнар.
Кунакка килгән балалар бүген һөнәрләр музееның төрле станцияләрендә уйнап карады. «Татнефть» станциясендә нефть чыгару эшенә күзәтү ясады, төзелеш мәйданчыгында төзүче һөнәрен өйрәнделәр. Фермада сыер савып, йомырка җыйдылар, шуларны кибеткә илтеп тапшырдылар. Машина ремонтлап, тәгәрмәч тә алыштырдылар.
Ел дәвамында журнал сәхифәсенә йөзләгән хат килгән. Клубта бөтен сыйныфлары белән катнашучылар да бар. Быел шуларның берсе —Кукмара районы Березняк авылы мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары.
Җиңүчеләр рәтендә Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы мәктәбеннән Искәндәр Зиннуров, Саба районы Югары Симет мәктәбеннән Нәфисә Имамиева, Буа районы Аксу мәктәбеннән Алинә Сәмитова. Казаннан Рүзәл Хасаншин журнал сайтындагы барлык сорауларга даими җавап биреп барганы өчен махсус дипломга лаек булды.
Ләлә Зайнуллина, Ирек Хамидуллин. Татарстан яңалыклары.