Ире – комбайнчы, ә хатыны – ярдәмчесе. Буа районының “Авангард” агрофирмасында урып-җыюда эшләүче гаилә экипажлары саны елдан ел күбәя. Быел алар алтау. Гаилә подряды белән эшләүнең уңай яклары нидә? Бергә эшләп алган хезмәт хакын нинди максатларга тотарга уйлыйлар? Уңган гаиләләр янында хәбәрчебез дә булып кайтты.
Штурвал артында Рәдис Төхвәтуллов үзе булса, ярдәмчесе – тормыш иптәше Альбина. Алар инде 3нче ел урып-җыю кампаниясендә бергә хезмәт куялар. Комбайнчы хатынын эш урынын күрсәтергә алып килгән була, ә ул исә, кызыксынып, үзе дә руль артына утырырга уйлый.
Альбина Төхвәтуллова: “Комбайнда, тракторда эшләрмен дип уйламаган да идем. Бу эш миңа ошады, шуннан без бергә эшли башладык. Комбайнда йөрер өчен юл таныклыгына укыдым. 3нче ел инде эшлибез”
Альбина биредә иренең уң кулы. Вак-төяк эшләрдә ярдәм итә, кирәк икән – комбайнын да йөртә ул. Альбина Төхвәтуллова: “Комбайн ватылса, аны ирем ремонтлаячак. Мин аңа инструментлар биреп, булышып торам. Бункерлар тулгач, талон тутырып, Камаз йөртүчеләргә бирәм”
Рузалия Сөнгатова да еш кына комбайн штурвалы артында ире Илгизне алмаштыра. Бер-береңне ярты сздән аңлап, алыштырып эшләгәч, иң кызу көннәрдә дә җиңелрәк, диләр Сөнгатовлар. Комбайнчыга һәя ярдәмчесенә тәүлегенә 12-13әр сәгать эшләргә туры килә бит, кайчакта аннан да күбрәк.
Ирле-хатынлы иңгә-иң эшләүнең тагын бер яхшы ягы бар- хезмәт хакын читләр белән бүлешәсе түгел. Барысы да бер бюджетка бара. Төп эше буенча укытучы, уракта исә комбайнчы иренең ярдәмчесенә әверелгән Наталья Захарова да моны ассызыклап үтте.
Наталья Захарова: “Әлбәттә бар керем йортны яңартуга китә. Ремонт ясыйбыз, түбәсен алыштырабыз. Быел йорт яны корылмаларын да ясарга ниятлибез. Кызыбыз да үсә, тиздән югары уку йортына укырга керер вакыты җитәчәк. Шуңа да акча җыя башларбыз, дип уйлыйбыз”
Авангардта быел алты пар шулай гаилә белән кырга чыккан. Хуҗалыкта уракта катнашучыларны өч тапкыр кайнар азык белән тукландыралар, басуларда техник ярдәм күрсәтү звенолары кизү тора.
Расыйх Яфизов: “Авангард” агрофирмасының генераль директор урынбасары — бүгенгесе көндәоештырылган.
Агрофирмада бөртекле һәм кузаклы культуралар гына да 18 мең гектар мәйданны тәшкил итә. 27 июльгә 2000 гектар суктырылган. Көзге бодай гектардан уртача 67 центнер, борчак — 38, арпа 51 центнер чыга. 1500 тонна орлык салынган, элеваторга 4300 тонна ашлык җибәрелгән.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.