Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм диспансерлаштыруны үткәрүне яңадан башлап җибәрәчәкләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Этаплап планга күчү турында турында сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә фикер алыштылар. Шул ук вакытта республика медицина учреждениеләрендә профилактик тикшерүләр үткәрүгә дә әзерләнәләр.
Дүрт ай мәҗбүри пауза. Республика поликлиникаларында халыкны диспансерлаштыру апрельдән бирле үткәрелми. Тәнәфес пандемиягә бәйле. Бу вакыт эчендә сәламәтлек саклау системасы коронавирус белән көрәште. Татарстанда кешеләр сәламәтлеге өстенлекле юнәлеш. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов планлы медицина ярдәме күрсәтүне яңарту бурычын куйды.
Медицина учреждениеләрендә кабул итүгә әзерләнәләр. Профилактик караулар алдан язылу буенча да булырга мөмкин.
21нче шәһәр поликлиникасы баш табибы урынбасары Диана Тимеркаева: «без кешеләрнең авыруларны дәваларга гына түгел, ә профилактик максат белән дә килүләрен күрәбез. Без диспансерлаштыруны кайчан рөхсәт итүләрен көтәбез.»
Хроник авырулары булган кешеләр, пенсионерлар һәм үзләрен сәламәт хис итүчеләр дә, һичшиксез, диспансерлаштыруны узарга тиеш. Тикшерү вакытында беренче карашка күрелмәгән авырулар да ачыклана.
21нче шәһәр поликлиникасының амбулатор онкология ярдәме үзәге мөдире Азат Фәтхуллин: диспансерлаштыру яман шеш авыруларын ачыклау өчен мөһим. Карау вакытында авыруны ачыклап, дәвалый башлау мөмкинлеген бирә.
Планлы ярдәм күрсәтү-төп бурыч. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр. Пандемия шартларында дәвалау оешмаларының штат эшен яңарту мөһим. Коронавирус сәбәпле, берничә мөһим профилактик күрсәткеч, флюроография тикшерүләре саны кимегән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин: «Чикләүләр мәҗбүри иде, хәзер министрлык учреждениеләрнең штатлы эш режимын яңартырга тиеш.»
Шул ук вакытта куркыныч вирус әлегә чигенми. Март аенда ук Татарстан илдә беренчеләрдән булып коронавирус белән авыручы пациентлар белән эшләү тәҗрибәсенә күчте. Республика халкының сәламәтлеге өчен көрәш дәвам итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләр бу чорда республика Президентының шәхси контролендә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Халит Хәйретдинов: «бу инфекциягә каршы торырга әзерләнү өчен берничә ай вакыт кирәк булды.»
Эшне координацияләү өчен республикада 45 медицина оешмасы үзгәртеп корылды, 4 мең 5 йөздән артык ятак җәелдерелде. Алар тагын да күбрәк булачак. Рөстәм Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү турындагы карарга килде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: «232 ятак урынны 500дән арттыру бурычы куелды. Төзелешне 10 августка тәмамлау планлаштырыла.»
Киләсе чор грипп һәм ОРВИ сезоны коронавирус белән бергә туры килүе белән катлаулы. Тагын бер мөһим бурыч-республикада прививка ясау кампаниясе планын раслау.
Фәнис Мөхәммәтов, Вадим Струминский, Ренат Сәхибгәрәев.