Яңа уку елында югары уку йортларында битлекләрне кию мәҗбүри таләп булачак. Бары яңа коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булуны раслаучылар өчен искәрмә ясалырга мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде. Лекцияләр укыганда укытучылар битлекләрдән файдаланмаска мөмкин. Шулай ук башка ил гражданнары булган студентлар Россиягә килгәч, 14 көнлек карантин үтәргә тиеш. 10-12 көннән соң вирус булу-булмауга тест тапшырырга тиеш булачак — шуннан соң гына алар дәресләргә кертелергә мөмкин.
Шулай ук яңа уку елы башлану датасы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Югары уку йортлары уку елы башлануны ике айга күчерергә хокуклы. Россия югары уку йортларының 92 проценты уку елын 1 сентябрьдән башларга әзер», — дип билгеләп үтте министр.