Рәссам Азат Галимов исеме 2007 елда “Россиянең иң яхшы рәссамнары” каталогына кертелгән. Италия, Германия, Франция, Кытай һәм башка бик күп илләргә барып иҗат итүче, дөньяның бик күп төбәкләрендә күргәзмзәләрен оештыручы милләттәшебезнең иҗаты белән ни кызганыч Татарстан халкы якыннан таныш дип әйтеп булмый. Шуны күздә тотып булса кирәк ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган проект кысаларында Азат Галимовның «Эрмитаж-Казан» үзәгендә шәхси күргәзмәсе ачылды. Кылкаләм остасы иҗаты белән хәбәрчеләребез дә танышып кайтты.
Әнә шундый көтелмәгән ләкиин лаеклы шатлыклы мизгелләрдән башланды күргәзмәнең ачылышы рәссам Азат Галимовның. Санкт Петербург шәһәрендә яшәп иҗат итүче милләттәшебез ифрат дәрәҗәдә тыйнак кеше.
Реалистик дигәндә белгеч Азат Галимовның чынбарлыкта булган күренешләрне, бигрәк тә шәһәр пейзажын сурәтләвен күздә тота. Экспозициядә рәссамның Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларында ясалган 114 эше тәкъдим ителгән.
Рәссам дөньясында Казан аерым урын алып тора. Узган ел туган ягына кайтып, берничә көн халкыбызның рухи хәзинәләрен, мәдәни һәйкәлләрен каләме аша чагылдыра. Алар күп түгел. Ләкин күргәзмәгә килүчеләрдә нәкъ менә шушы зал зур кызыксыну уятты.
Зур рәссам кечкенә генә авылда туган. Тумышы белән Азат Галимов Буа районының Ташкичү авылыннан. Дөрес, ул анда алты ай гына яшәгән, аннан җәй көннәрендә кайткалап йөргән. Ләкин шулай да кичкырын казларның каңгылдашып өйгә катуы да , атларда җилдергән чакларым да истә ди рәссам.
Балачак хәтирәләрен чагылдырган яңа картиналарын якын арада күрергә язсын, әлегә Азат Галимов булган картиналарын туплап гаҗәеп затлы каталог чыгарган. “Эрмитаж-Казан» үзәгендәге « Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дип аталган күргәзмәне 30нчы августка кадәр килеп күрергә мөмкин. Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.