Чаллы шәһәрендәге Гренада паркында яңа юллар барлыкка киләчәк. Биредә җәмәгать киңлекләрен яңарту проекты нигезендә реконструкция бара. Хәзер икенче этап тәмамланып килә, аның зур өлеше паркта урам спорт төрләре өчен төрле треклар һәм мәйданчыклар булдыруны күздә тота. Узган ике айда паркны төзекләндерүдә нинди үзәрешләр булган. Болар хакында киләсе сюжетта.
Россиянең иң зур памп-трекларының берсе булган Чаллыдагы Гренада паркы зур үзгәрешләр кичерә. Әле кайчан гына ул ташландык хәлдә калган иде. Паркны реконструкцияләүнең икенче этабы барышында биредә велосипедчылар, скейтбордчылар, самокатта йөрергә яратучылар һәм башка урам спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр өчен яхшы дәрәҗәдәге профессиональ трассалар барлыкка килде.
«Гренада» паркы проекты җитәкчесе Светлана Мортазина: «Хәзерге вакытта балалар өчен памп-трек буенча эшләр тәмамланды диярлек. Тиздән асфальт җәю эшләре башланачак. «Разминка мәйданчыгын, Бию мәйданчыгын төзү планлаштырыла. Шулай ук без мини-футбол буенча Иске мәйданчыкны да төзекләндерәбез.»
Шунысы игътибарга лаек, паркны реконструкцияләү ачык форматта бара – әлегә төзүчеләр яңа памп-трекларда җирне тигезлиләр, агачлар аша җәяүлеләр сукмакларын әзерлиләр, ә сабыйлар һәм яшүсмерләр әле генә төзүчеләр тапшырган әзер объектларны сынап карыйлар. Өстәвенә, һәр яңалык профессионаллар тарафыннан тикшерелә һәм сынала.
Архитектор, велосипедчы (Мәскәү шәһәре) Яков Аустер: «Чаллыдагы паркта зур үзгәрешләр булды. Моңа кешеләр ахырга кадәр ышанмаган иде. Тиздән.бу памп-тректа шөгыльләнүчеләр инде кабат яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алачак.»
Памп-трекка керү юлында легендар стелла булачак. Аның өске өлеше стандарт булып калачак, ә аскы өлеше скейт һәм велосипед өчен мәйданчыкка әвереләчәк. Тиздән паркның үзәк мәйданында павильон, парк администрациясе, травмпункт һәм кафе урнашачак. Чаллы халкы яңа «Гренада» паркын тулысынча киләсе ай азагында бәяли алачак.
Любовь Захарова, Татарстан яңалыклары, Чаллы шәһәре.