1-нче сентябрьдә Мөслим районы үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге мәктәп капиталь ремонттан соң ишекләрен ача. Бу районда тендер класслары эшли торган бердәнбер уку йорты. Ягъни укыту аерым алып барыла. Моннан тыш, районда республика президенты программалары буенча Фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар ремонтланды һәм төзелде, юллар салынды. Сабан туен үткәрү өчен уникаль мәйданчык төзелде. Тулырак киләсе репортажда.
Биредә һәр укучы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының фотосүрәтен күрә, аның турында күп кенә мәгьлүмәтләр белә ала. «Батыр йорты» — район үзәгендә ачылган җиденче музей. Ул күптән түгел эшли башлады, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап ачылды.
Музейны Россия Президенты гранты акчасына төзегәннәр. Экспозицияне әзерләүдә райондагы барлык предприятиеләр һәм оешмалар катнашкан. Хәрби һәм Хезмәт даны мемориалын да булдырганнар. Сугыш һәм хезмәт каһарманнарының исемнәре Мөслим җиренең тыныч һәм уңайлы тормыш тәэмин иткән данлы уллары турында искә төшерәләр. Яшьләр өчен яңа шартлар тудыралар. Тукай исемендәге мәктәптә республика президенты программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә. Биредә яңа ашханә, класслар, туган якны өйрәнү музее яңартылган.
Эшләрнең масштабы таң калдыра. Соңгы берничә елда гына да муниципалитетта 15 мәктәп, 10 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды, тагын 8 модульле пункт, 140 урынлы балалар бакчасы төзелде. Авыл клублары яңа сулыш алды. Хәзер алар күп функцияле үзәкләр буларак кулланыла. Ел саен узара салым программасында катнашалар. Аның ярдәмендә 270 километрда бистә һәм район юллары салынган, 10 мең заманча яктырткыч куелган. Район Татарстан Президенты инициативасы белән 35 республика программасында катнаша.
Кечкенә генә район кунакларын иҗтимагый киңлекләр дә шаккатыра. Ык елгасы янында ташландык бушлык урынында заманча парк төзелгән, ә алга таба — сабан туе бәйрәме өчен зур мәйдан. Быел биредә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрергә планлаштырганнар иде, ләкин, пандемия сәбәпле, ул булмый калды. Киләсе елның җәенә өметләр баглыйлар. Уңай шартлар туса, бәйрәмгә бөтен Россиядән кунаклар киләчәк.
Дмитрий Второв , Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Мөслим районы.