Алексеевск районында урып-җыю эшләре кызу темпта бара. Җирле аграрийлар көнгә 200 гектардан артык уңыш җыя. Һава торышы мөмкинлек биргән көннәрдә басуларда җанлылык хөкем сөрә. Уракның барышы турында киләсе репортажда.
Кошлар очышы биеклегендә аграрийларның эш нәтиҗәсе ачык күренә — кырның өчтән бере эшкәртелгән. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, комбайнчылар вакытны әрәм итмәскә тырышалар, үстерелгән мул уңышка шатланалар.
Комбайнчы Владимир Павлов: «Көнгә 200 гектар бөртек җыябыз. Һава торышы яхшы, комбайннар яңа. Быел 10 яңа комбайн алдык. Барысы 20дән артык комбайн эшли. Уңыш мул, бункерлар бөртек белән тиз тула.»
Аграрийлар заманча җиһазларда эшлиләр. Яңа техника яшьләрне күп гасырлык һөнәргә җәлеп итә. Өстәвенә, бу кырларга мәхәббәт буыннан-буынга тапшырыла. Иван Буланов комбайн штурвалы янына беренче тапкыр 13 яшендә әтисе ярдәмчесе буларак утырган. Хәзер машина белән мөстәкыйль идарә итә. Уракта комбайнчы буларак, беренче тапкыр катнаша.
Комбайнчы Иван Буланов: «Вакыт-вакыт авыр була,чөнки янәшәдә башка кеше юк. Вак-төяк ремонтны, болтларны үземә борырга туры килә. Болай зарланмыйм, эш җайлы бара.»
Механизаторлар үз осталыкларын яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсында катнашып күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә аны безнең телерадиокомпания быел 12нче елын үткәрә. Урып-җыю тәмамлангач, иң яхшы аграрийларны билгеләячәкләр.
Урак төгәлләнгәннән соң да, яшьләргә эш бетмәячәк. Алексеевск районында яңа авыл хуҗалыгы производстволары да төзелә. Мәсәлән, ит эшкәртү комплексы — ул иске цехның заманча аналогы. Яңа объект эш урыннары санын арттырачак һәм җирле продукциянең ассортиментын төрлеләндерәчәк.
Биредә ит цехы булачак, сыер ите аерым эшкәртеләчәк, дуңгыз ите, кош-корт һәм балык продукциясе булачак. Без бүгенге көндә 37 төр продукция җитештерәбез.
Планда-күрсәткечне кимендә 45 төргә кадәр арттыру . Яңа технологияләр ярдәм итәчәк — заманча ил җиһазлары сатып алынган. Җитештерүне көз башында башлап җибәрергә исәплиләр.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин, Александр Лебедев, Татарстан яңалыклары, Алексеевск районы.