Иртәгә — Корбан Гаете. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать белән чыкты.
“Тантаналы бу көнне дөньядагы миллионлаган мөселман, күңелләрен һәм карашларын Мәккәгә юнәлтеп, корбаннар чалып, чиксез мәрхәмәте, рәхмәте өчен Бөек Аллаһны олылап, ихлас гыйбадәттә уздыра.
Тынычлык һәм бердәмлек, үсеш-алгарыш хакына куйган хезмәтебездә ярдәм, якыннарыбызга, туганнарыбызга сәламәтлек һәм бәрәкәтле гомер теләп догалар укыганда, һәрберебез аларның кабул буласына өметләнә. Без рәхимлек, мәхәббәт һәм гаделлек кебек мәңге какшамас рухи идеаллар кешеләр йөрәгендә лаеклы урын алыр, җәмгыять өчен файдалы, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган эшләргә әйләнер дип ышанабыз.
Йогышлы чир таралганлыктан, быел дин тотучылар хаҗга бара алмаячак. Шулай да әлеге четерекле сынау шартларында Корбан бәйрәменә хас булган шәфкатьлелеккә, миһербанлылыкка омтылыш рухы һич кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.
Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын, йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын!” – диелә Татарстан Президентының Корбан Гаете уңаеннан мөрәҗәгатендә.
***
Корбан Гаете белән дин кардәшләребезне Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да котлады.