Татарстанда «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. 8 сентябрьгә кадәр Татарстан Президентын сайлау кампаниясе, шулай ук Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасына һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советына депутат сайлау кампаниясе буенча гаризаларны, гадәттәгечә күп функцияле үзәкләрдә, шулай ук территориаль сайлау комиссияләрендә яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша кабул итәчәкләр. «Мобиль сайлаучы» системасы бары тик, 13 сентябрьдә булачак муниципаль сайлауларда гына кулланылмаячак.