Татарстанда “Яшьләргә- эш” дип исемләнгән портал эшли башлады. Анда республиканың хезмәт базары турында актуаль мәгълүмат тупланачак, вакансияләр урнаштырылачак, шул исәптән 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр өчен сезонлы эшләр күрсәтеләчәк.
Сайтта менеджер, аш-су остасы, азык-төлек блогында ярдәмче эшче, вахтер, токарь эзләүче 15 эш бирүчедән вакансияләр, шулай ук техник төркем персоналы бар.
Порталда ел дәвамында яшьләрнең вакытлы һәм сезонлы эшләве өчен 4 меңнән артык өстәмә эш урыны турында мәгълүмат биреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Порталда теркәлү өчен аккаунт булдырырга һәм үз мәгълүматларыңны «Соискатель» графасына кертергә кирәк. Шәхси кабинетта вакансиягә җавап бирү өчен профиль тутырырга һәм администратордан теркәлүне хуплауны көтәргә кирәк. Шуннан соң кулланучылар үз шәхси кабинетларына автомат рәвештә керә алачак.