Яңалыклар чыгарылышларның берсендә, без Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды оештырган «Без синең белән акциясе турында сөйләгән идек. 13 яшлек Муса Гариповка ярдәм кирәк иде. Һәм сөенечле хәбәр.Әлеге акция игълан ителгәннән соң берничә көн узуга ук, Муса Гариповка ярдәм йөзеннән тиешле акча җыелды. Исемен игълан итәргә теләмәгән хәйрияче малайның әнисенә, Рузалия ханымга, махсус җайланма өчен 90 мең сум акча күчергән.
Әмма Республика мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” акциясе кысаларында авыру балаларны дәвалау өчен акча җыюны дәвам итәргә карар кылды. Чиратта – 9 яшьлек Динислам Шәрипов. Малайда ДЦП.
. Малайның әти-әниләре улларына элементар тормыш күнекмәләре бирү өчен махсус дәресләргә һәм тернәкләндерү курсларына йөриләр. Әлеге курсларга гаиләнең акчасы җитми. Малайның әти-әнисе ярдәм сорый. Чираттагы тернәкләндерү курсы 103 мең ’700 сум тора. Гаиләгә ярдәм итү өчен 7715 номерына Закят сүзе белән смс хәбәр юллап була. Шулай ук динислам сүзен язып экранда күрсәтелгән сбербанк картасы номерына да акча күчерергә мөмкин. Корбан бәйреме алдыннан игелекле, саваплы гамәлләр эшләргә тырышыйк.
7715 номерына ЗАКЯТ яки ЗАКЯТ 300 (300 сум) SMS юллап ярдәм итеп була.
ДИНИСЛАМ” сүзен язып 6390 0262 9017 998211 номерлы Сбербанк картасы