Башкалабыз Казанда яр буйларын, урман-күлләрне чүп-чардан чистарту өмәләре дәвам итә. Акциягә «Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә катнашучылар, Татарстан дагы Рус географик җәмгыяте, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, шулай ук җирле халык катнаша.
Әлеге чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча оештырылды.
Бүгенге көндә бөтен республика буенча су объектларын чистарту буенча 200-дән артык өмә үткәрелгән. Санитария акцияләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенә +7(843)267-68-11 экранда күрсәтелгән телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.