Республикада уракка керешкән хуҗалыклар арта. Әлегә бер гектардан уртача 42 центнер уңыш җыеп алына. Лидерлар өчлегендә -республиканың иң Көньяктагы — Нурлат районы да бар. Анда урып-җыюны гадәттәгечә башкаларга караганда иртәрәк башладылар. Нурлат кырлары быел нинди уңыш вәгьдә итә, урак ничек бара? Киләсе репортажда.
«Нурлат сөте» хуҗалыгы башлыгы быел барлык кырларда да гектарыннан кимендә 40 центнер уңыш үстерелүен әйтте. Бу барлык механизаторларның, агрономнарның көзге һәм язгы чәчүдә тырышып эшләүләре нәтиҗәсе. Үстерелгәнне тиз арада җыеп аласы бар.
Басуларда 8 заманча комбайн эшли. 6 мең гектардан артык җирдә бөртекне җыеп аласы бар. Үстерелгән культуралар арасында — бодай, арпа, ногыт һәм борчак. Штурвал янында тәҗрибәле комбайнчылар да, яшьләр дә бар. Бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен комбайнчылар төгәл, сакчыл эшли.
«Нурлат сөте» ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Вәлиев: «нигездә яшь комбайнчылар эшли, алар уракта беренче ел гына эшләми инде. Тәҗрибәләре бар.»
Алексей Захаров та уракта берничә ел катнаша инде. Күрсәткечләре дә тәҗрибәле комбайнчыларныкы кебек – көнгә бер мең центнер ашлык суктырып ала. Узган ел ярдәмчесе булып хатыны эшләгән. Быел улы булыша, ул да комбайнда эшләргә җыена.
Предприятиенең табышка эшләве бөртеклеләрнең уңышына турыдан-туры бәйле. Бөртек фураж тарттыру өчен терлекчелек комплексына китерелә. Биредә савым сыерлары асрала, фуражны сөт цехына тапшыралар.
Сөттән тыш, предприятиедә тагын 14 төр продукция җитештерелә. Аерым цехларда үз терлекчелек фермаларында үстерелгән иттән ярым фабрикатлар әзерлиләр, үз оннарыннан ипи салалар. Быелгы уңыштан он тарттыралар.
Гомумән, Нурлат районы бөртекле суктыру темплары буенча республикада алдынгылар рәтендә, уңыш та мул җыела. Шулай ук күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу дәвам итә, игенчеләр көзге чәчүгә чыгарга да әзерләнә.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин.