Быел Россиядә өйгә кертелгән интернет һәм телевидение бәяләре 10-15 процентка артырга мөмкин. Бу хакта тармак экспертларына һәм iKS-Consulting агентлыгының тикшеренүеләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.
Провайдерлар Covid-19 коронавирусы пандемиясе фонында тариф планнарының бәясен арттыру турында карар кабул иткән, диелгән басма мәгълүматында. Провайдерлар клиентларның үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган вакытта онлайн эшләүгә күчүе турында сөйләде.