Буа шәһәрендә яшәүчеләр үзара салым акчасына тротуарларны төзекләндерәләр. Хәзерге вакытта шәһәрнең берничә урамында тротуарларны яңарталар. Бу максатка 15 миллион сум чамасы акча тотылачак. Әлеге суммага шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасы һәм тагын шуның дүрт тапкыр күләмендә республикадан бирелгән өстәмә акча керә. Быел ничә километрда яңа тротуарлар файдалануга тапшырылачагын безнең хәбәрчебез ачыклады.
Энергетиклар урамында яшәүчеләр тиздән яңа тротуарлардан йөри башлаячак. Моңа кадәр биредә җәяүлеләр юлы бөтенләй булмаган. Лариса Костина биредә берничә дистә ел яши. Яз-көз көннәрендә бу урамнан чиста гына чыгып булмый иде, дип искә ала ул.
Лариса Костина : “Ниһаять, безнең урамда да тротуар сала башладылар. Балалар мәктәпкә бара, машиналар йөреп тора. Безнең урамга чират җитүенә без бик шат һәм администрациягә рәхмәтлебез”
Яңа тротуарга Радия ханым да шат. Аны пычрактан бигрәк куркынычсызлык борчый. Бу юлдан балалар мәктәпкә йөри. Яңгырлы көннәрдә аларга, тротуар булмагач, машина юлына чыгарга туры килгән.
Яңа тротуарларның минималь киңлеге ике метр 10 сантиметр тәшкил итә. Бу үлчәм кышын җәяүле юлларын механик ысул белән чистартып булсын өчен сайланган. Алдан салынган бетон һәм ком-цемент катнашмасы өстенә брусчатка җәелә.
Рәфис Галәветдинов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе: “Барлык тротуарларының гомуми мәйданы 5000 квадрат метр тәшкил итә. Озынлыгы — 2443 метр. Бүгенге көндә Энергетиклар, Ефремов урамнарында һәм хәрби комиссариаттан ветеринария техникумына таба эшләр башланган.»
Быел 15 миллион сумга тротуарлар салыначак. Быел шәһәрлеләр тапшырган үзара салым акчасы һәм аны өстәмә рәвештә республика бюджетыннан финанслагач шулкадәр сумма җыелды . Төзүчеләр эшен шәһәр җитәкчелеге дә, төзелеш күзәтчелеге дә, Буа халкы да контрольдә тота.
Рәфис Галәветдинов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе: “Башкарыласы эшнең 10% ы үтәлде дип әйтергә була. Быел төгәлрәк итеп әйтсәк, Республика бюджетыннан бирелгән акчаларны да кушып, гомуми сумма 14 миллион 953 мең 222 сум тәшкил итә”
Быел тротуарлар шәһәрнең 6 урамында салыначак. Төзүчеләр эшләрне 30 сентябрьгә кадәр төгәлләргә вәгъдә итәләр. Искә төшерәбез, шәһәрлеләрнең үзара салым өчен акча түләргә 31 декабрьгә кадәр вакыты бар әле. Икенче яртыеллыкта җыелган акчалар 2021 елдагы планнарны тормышка ашырырга тотылачак.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.