Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» дип исемләнгән фотоконкурста катнашырга чакыра. Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Фоторәсемнәр берничә номинацияләр буенча кабул ителә: «Татарстанның ямьле табигате», «Авыл тормышы», «Милли бәйрәмнәр һәм милли ашлар», «Шатлыклы вакыйга, «Кешеләр һәм язмышлар» . Эшләрне экранда күрсәтелгән электрон адреска 5 августка кадәр җибәрергә кирәк.Бәйге нәтиҗәләре 14 августта Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә билгеле булачак.
tatarstan.photo@gmail.com