Алексеевск районы Биләр авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге тантанада танылган кунаклар, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр иганәчеләр катнашты. Истәлекле бәйрәм чарасы кунакларын Татарстан мөселманнары исеменнән республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.
Кунаклар мәчеттә, социаль дистанцияне саклап, ике рәкәгать мәчет нәфел-намазы укыдылар. Татарстан мөфтие җыелган җәмәгатькә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең һәм корбан чалуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.Мөфти мәчет төзелүенә зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды. Мәчетнең мәйданы – 87 квадрат метр, ул фарыз залына берьюлы 20-25 кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, биредә хатын-кызлар өчен 7-8 кешелек намаз уку бүлмәсе бар. Манараның биеклеге – 22 метр.
Шулай итеп, бүгенге көннән Алексеевск районында дин кардәшләребез өчен, 12 мәчетнең ишекләре ачык.