Коронавирустан авыручыларны дәвалаучы табибларны, шәфкать туташларын чын мәгьнәсендә замана каһарманнары дияргә мөмкин. Еш кына алар үзләрен аямыйча, үз гомерләрен дә куркыныч астына куеп, авыруга каршы торалар. Бәла-каза аяк астында, ди халык. Куркыныч йогышлы авыруны йоктырмау һәркайсыбызның уяулыгыннан да тора. Сак булырга, кертелгән чикләүләрне төгәл үтәргә кирәк. Республика клиник хастаханәсеннән әзерләнгән репортаж да һәркайсыбызны уйланырга мәҗбүр итә. Фотосүрәтләрне табиблар үзләре, портатив видео камера ярдәмендә төшереп алган.
Республика Клиник хастаханәсендә чираттагы смена. Бу бригадага авырулар янында дүрт сәгать үткәрергә туры киләчәк. Башта саклагыч костюмнарның герметиклыгын тикшерәләр. Татьяна иптәше белән бергә, коронавирус белән авыручыларны тукландырырга бара.
Безнең алдан куелган камералар буенча барабыз. Палаталарда табибларны, шәфкать туташларын тавышларыннан таныйлар. Авырулар вирусны кайдан йоктыруларын ачынып сөйлиләр.
Куркыныч вируска ахырга кадәр ышанмаган кешеләр дә бар.
Палаталарда нигездә өлкәннәр ята. Менә бу кешене авылдан инде көчсезләнгән иммунитет белән китергәннәр, вирус авылга да килеп җиткән.
Кайберәүләр терелгән, өйләренә җибәрәләр. Бәхет кошын тоткандай, йөзләре балкып тора. Шат елмаюлары әлегә күренми, битлекне салырга ярамый.
Смена тәмамланды, дезинфекция үткәрелде, куркыныч зонадан чыгып китәргә дә була. Кешеләр гомере өчен башка смена көрәшә.