Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен цифрлы ярдәмче — «Мин — мәктәп укучысы» дигән хезмәт эшли башлаячак. Бу хакта Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә, балалар үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә планлаштыра, көндәлектәге билгеләрен күзәтә, шулай ук үсеш күрсәткечләрен билгели алачак.Яңа электрон хезмәт, мәктәп укучыларына уку процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итәр дип фаразлана.