Ел саен бөек Корбан Гаете алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, авыру балаларга ярдәм йөзеннән “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә. Быел акция 13 яшьлек Муса Гариповка ярдәмгә юнәлтелгән.
Муса 4 балалы гаиләдә үсә, берьюлы берничә диагноздан интегә: церебраль паралич, эпилепсия, күз нервлары зәгыйфьләнгән. Әнисе Рузалия ханым балаларын берүзе үстерә. Ул үзе дә авырый. Мусаны карауны җиңеләйтү өчен махсус җайланма кирәк.Аның бәясе – 90 мең сум тора.
Гаиләгә ярдәм итү өчен 7715 номерына Закят сүзе белән смс хәбәр юллап була. Шулай ук “МУСА” сүзен язып экранда күрсәтелгән сбербанк картасы номерына да акча күчерергә мөмкин. Корбан бәйреме алдыннан игелекле, саваплы гамәлләр эшләргә тырышыйк.
7715 номерына ЗАКЯТ яки ЗАКЯТ 300 (300 сум) SMS юллап ярдәм итеп була.
Сбербанк картасына да 6390 0262 9017 998211 (Борһанова Майя Атамуратовна исемендә)