Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды традицион «Мохтаҗны ашат» акциясен игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
+7 (843) 225-33-22.
Хәйрия кысаларында һәр теләгән кеше «Зәкят» фондында сарык сатып алып, корбанга чалынган хайванның итен тулысынча ярлыларга, инвалидларга, авыр хәлдә калганнарга һәм ятимнәргә тапшыра ала. Шулай ук фондта белгечләргә корбан чалу белән бәйле сораулар биреп, хайваннарны шәригать кануннары белән чалган сатучылар турында мәгълүмат та алырга мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай. Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән. Узган елны «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәмендә диненә һәм милләтенә карамастан 1150 мохтаҗга ярдәм итте.