Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән Төркмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов очрашуында үзара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.
Атадурды Бәйрәмов консул вазыйфасына май аенда билгеләнгән иде. Очрашуда төрле өлкәләрдә, шул исәптән сәламәтлек саклауда хезмәттәшлек буенча фикер алышынды. Коронавирус таралуга каршы көрәш темасы да күтәрелде.