Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары чит телләрдән сынау бирде.
Күбесе инглиз телен сайлаган. Шулай ук немец, француз һәм испан телләреннән имтиханнар тапшырганнар. Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә барлык санитар нормалар үтәлде. Барлык пунктларда укучылар социаль дистанцияне саклады, битлек һәм перчаткалардан файдаландылар.