Уракны тулы күәтенә башлап җибәргәнче, Теләче районында игенчелек,терлекчелек алдынгыларын, ветераннарны хөрмәтләделәр. Сабантуй мәйданында көне буена зур бәйрәм тамашасы гөрләде. Кемнәр алар – район данын күтәрүчеләр, нинди бүләкләргә лаек булдылар?
Бәйрәмне истә калырлык итеп үткәрүгә хәтта коеп яуган җәйге яңгыр да комачаулый алмады. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында, ремонт остаханәләрендә эшләүчеләргә, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, үз эшләренең осталары булган белгечләргә, ветераннарга рәхмәт сүзләренең иң олысы, җыр-биюләрнең иң дәртлесе, иң моңлысы җиткерелде.
Язгы чәчүне сыйфатлы һәм үзвакытында башкарып чыккан
33 механизатор акчалата бүләк сертификатларына лаек булды. Алдынгылар арасында “Алан” ширкәтеннән Зөфәр Шәйхетдинов, Динар Гайнуллин, “Игенче” хуҗалыгыннан Айнур Гайнетдинов кебек кыр батырлары да бар. Ә хуҗалыклар арасында “Алан” һәм “Игенче” ширкәтләре — беренче, “Агролак” ширкәте — икенче, “Теләче Агро” ширкәтенең Сауш бүлекчәсе — өченче урынга лаек булды.
Кырларда мул уңыш өлгерде, җәен маллардан да күп продукция алу мөмкинлеге бар. Бәйрәм рухы белән дәртләнгән игенчеләр кабат басуларга, ә терлекчеләр җәйләүләргә эшкә чыкты.
Татарстан яңалыклары, Теләче районы.