Түбән Кама районында да комбайннар кырга чыкты. Авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия районда урып-җыюга әзерлекнең торышын тикшерде. Техника ничек әзерләнгән? Быелгы һава шартлары уңышка ничек тәэсир итә? Болар хакында киләсе материалда.
Комбайннар очраклы гына рәт-рәт тезелми. Бүген алар тикшерү үтә. Казаннан килгән белгечләр техниканың урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерә.
Быел парк биш яңа комбайн белән тулыландырыла, хәзер аларның саны- 53 Техникалар кирәкле җиһазлар белән тәэмимн ителгән. Дарулар аптечкасы да бар.
Авыл хезмәтчәннәре быел мул уңыш җыеп алуга өметләнә. Чәчү мәйданы- 35 мең гектарны тәшкил итә.