Республикада игеннәрне урып-җыюга керешкән хуҗалыклар саны артты. Бер миллион ярым гектарда бөртеклеләр уңышын җыеп аласы бар.
8-800-444-16-70
Уракта икмәк кабул итү предприятиеләре, элеваторларның да эшне тоткарлыксыз оештырулары мөһим. Ашлыкны кабул итү, киптерү, чистарту һәм әзерләүнең тиз һәм өзлексез механизмын эре хуҗалыклардан гына түгел, фермерлардан да тәэмин итәргә кирәк.
Быел азык-төлек арышын әзерләүгә игътибар зур булачак, узган елда арышка кытлык булган иде. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өчен Россиядә җитештерелгән техниканы сатып алуга ун процент ташлама ясала. Техника һәм җиһазларны Росагролизинг аша сатып алырга мөмкин.
Бу уңайдан тулырак мәгълүматны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры буенча алып була. Ул экранда күрсәтелгән.