Неофутуризм атлетлары вакытлыча Казанга килде. Башкалабызның Павлюхин урамында ачык һавада Мәскәү рәссамы Дмитрий Каваргиның күргәзмәсе ачылды. Атлетларның сыннары, чыннан да, бик зур, биеклекләре 4 метр ярымга кадәр җитә. Алар Казанда күпме торачак? Хәбәрчебез ачыклады.
Геометрик фигуралар, кешеләр яки хайваннар сыннары, тарихи шәхесләрнең бюстлары. Әлеге элементлар Мәскәү рәссамы Дмитрий Каврагин әсәрләрендә бербөтен булып үрелгән.
Проект кураторы, сәнгать белгече Гүзәл Фәйзрахманова: «Авторның яңалыгы шунда, ул кешенең асылын мәгълүмати технологияләр белән берләштереп күрсәтә.»
«Неофутуризм атлетлары» күргәзмәсе персонажлары 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына махсус әзерләнгән иде. Аларның исемнәре һәм мотивлары спортка бәйле: һөҗүмче, сакчы, капкачы. «Судья» сыны, әйтик, башка «уенчылар»артыннан күзәтүче дистәләгән кечкенә Ленин бюсты белән аерылып тора. Мондый сәнгать төре Казан өчен гадәти булмаган яңалык ул.
Күргәзмә Павлюхин урамындагы Гаилә ялы үзәгенә керү юлында урнашкан һәм ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.
Мурат Метшин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.
.