Бүгенге көндә республикада 14 мең 713 умарталык исәпләнә. Ел саен әлеге санның үсә баруы илкүләм һәм Татарстан республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кабул ителгән шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү программалары артуга бәйле. Ә Буа районының Югары Лашчы авылында яшәүче Исмәгыйль Галиуллинның умартачылык белән шөгыльләнүе — нәсел кәсебе. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан бал кортларының телен аңлаучы умартачы белән күрешеп, аралашып кайтты.
Шулкадәр тырышып эшлиләр ки,менәбу бал кортлары бал бушатырга чиратта тора. Димәк өстәмә корпус кучрга кирәк. Югыйсә калганнары ике катлы, хәтта өч корпуслылыры да бар. Быел тәҗрибәле умартачы 20 килограмлык варщина ягъни яңа махсус рамнар да ясаткан.
Югары Лашчы , ә халык телендә Лашчы Башы дип йөртелгән авылда яшәүче Галиуллинар нәселенең даны умартачылар буларак таралган.
Киңәш сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормый Исмәгыйль абый. Әйтик әлеге рамдагы бал әле өлгереп килә генә. Аны саварга иртәрәк, чөнки рамдагы кәрәзләрнең 50 проценты элпә белән капланырга тиеш. Әгәр капланмаган килеш балны саусаң ул сыек була.
Төтенләткеч, рамнарны чыгару өчен ыргаклы тоткыч, , җылыта торган диафрагма, ояга ана бал кортын ияләштерү читлеге. Болар барысы да умартачының эш кораллары. Ләкин кораллардан тыш та бу эшнең нечкәлекләре бик күп – аңа һава шартлары да, бал кортларының авырулары да, умартачыларның хаталары да керә..Әйтик безнең табигать шартларына бал кортының һәр төре дә чыдам түгел.
Әрем, сукыр кычыткан, халык телендә тигәнәк дип йөртелгән әрекмән үләне чәчәге бал кортларының хәзергесе вакытта иң яраткан сыйлары. Әле карабодай кырыбыз да бар. Аның балы үзенчә тәмле һәм файдалы ди Исмәгыль абый.
Быел бездә бал елы. Кыш та җылы килде, яз да чәчәкле булды. Агрофирма кырларына ашлама кертү дә алдан хәбәр бирелеп башкарылды ди Исмәгыйль Галиуллин. Шуңа да өметләр зурдан, умартачы бал уңышын 1 тонна алырга исәпли.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов. Буа районы.