Буа шәһәрендә тиздән сигезенче мәчет ачылачак. Иман йортын булдыруда кем башлап йөргән, рәсми рәвештә ачылу өчен тагын нинди эшләр башкарырга кирәклеген хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Әле кайчан гына Буа мөхтәсибәтенең матбугат сәркатибе Шамил Вәлиуллин шәһәрнең яңа мәчет төзеләчәге хакында хәбәр иткән иде. Май урамында җай белән башланган эш ахырына да якынлашып килә.
Мәчеткә Әбү Хәнифә исеме бирелгән. Рәсми рәвештә ачылмаса иман йортында җәмәгать намазлары укыла.
20 мең халкы булган Буа шәһәреннең әлеге мәхәлләсендә мәчет бик кирәк иде. Буалылар гына түгел, Казан, Ульяновск шәһәрләрендә, хәтта Төмәндә яшәүче якташлырыбыз да булышты. Аеруча мәчет булдыру өчен янып-көеп йөргән төп иганәче Зөфәр абый Садыйковка рәхмәтле башлап йөрүчеләр.
Район буенча 62нче , ә буа шәһәрендәге сигезенче мәчетне корбан бәйрәменнән соң ачырга җыеналар.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.