Башкалабызның Горький паркында «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында беренче, үзизоляциядән һәм чикләүләр бетерелгәннән соң, ачык тренировка узды.
Аның инициаторы проектның төбәк координаторы, Россиянең атказанган тренеры, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булды. Дәрестә дзюдо һәм самбоның «Авангард» ишегалды командасының яшь спортчылары катнашты. Хәзер коллективта 200 дән артык дзюдочы бар. Ольга Павлова балаларга үз күнекмәләренең серләрен, йөгерү техникасы, дөрес сулыш алу һәм йөкләнешләрдән соң яңадан торгызу нигезләрен ачты.
Тренировка ахырында Ольга Павлова «Балалар спорты» проектына ярдәм итүләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, шулай ук иң яхшы көрәшчеләр гаиләсенә, сезон нәтиҗәләре буенча уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.