Әлегә бөтен дөньяда коронавирус инфекциясеннән вакцина көтәләр. Әйтик, Чаллыда коронавирус белән авырган кешеләр кан плазмасын тапшыра башлаганнар. Ул тәнчекләрне үз эченә ала, коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда ярдәм итәчәк. Әмма Ковид диагнозын җиңгән һәркем дә ярдәм итә алмый. Тулырак киләсе язмада.
Ковидка каршы плазма әзерләү белән кан тапшыру үзәге белгечләре июнь аеннан бирле шөгыльләнә. Бүгенге көндә авырып киткән донорлар саны 25. Алар ярдәмендә белгечләр 35 доза әзерләгән, алар авыруларның гомерен саклап калырга мөмкин.
Донор кадрларын комплектлау бүлеге мөдире Ирина Солдатова: «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм инфекцион хастаханәләргә дозаның бер өлеше бирелде инде, барлыгы 14доза. Бездә тагын 21 доза бар, алар дәвалау учреждениеләре таләбе буенча һәрвакыт бирелә һәм яңадан күчерүгә тотылачак.»
Кан тапшыру урта яки урта авыр формада чирләгән кешеләргә рөхсәт ителә. Чөнки нәкъ менә аларда дәвалау дозасы булдыру өчен кирәкле күләмдә тәнчекләр барлыкка килә. Моннан тыш, кешеләр ковидка ике тапкыр тискәре тест бирергә тиеш. Сәламәтләнгәннән соң, 2 атнадан да ким вакыт булмаска тиеш. Плазманы тапшыруга исемлекне республиканың баш инфекционисты тәкъдим итә.
Донор кадрларын комплектлау бүлеге мөдире Ирина Солдатова: «Сәламәтлекләренең торышына карап, авырган кпешеләр үзләрен яхшы хис итсәләр, безгә ковидка каршы плазма әзерләү өчен киләләр. Калганнары исә башка донорлар кебек үк, бигрәк тә СПИД, сифилис, гепатит кебек җитди хроник авырулары бар икән, андый кешеләр ковидка каршы плазма әзерләү өчен кан донорлары була алмыйлар.»
Кагыйдә буларак, плазма ковид белән авырып киткән кешеләрнең плазмасы яхшы дәвалау эффектын күрсәтә, әмма ул файдасыз да булырга мөмкин. Табиблар сүзләренә караганда, барысы да индивидуаль һәм кеше организмына, шулай ук авыруның стадиясенә бәйле. Кан коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен генә кирәк түгел. Кан күчерү күп кенә авыруларда кулланыла, әмма хәзер, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, донорлар саны 30% ка кимегән.
Эпидемия шартларының катлаулылыгын аңлап, республиканың күпчелек медиклары да донорларга кушылды. Шуны истә тотарга кирәк,кешеләр күбрәк кан тапшырса, күбрәк кеше гомерләрен коткару мөмкинлеге дә арта.
Диана Малярова Сергей Кищенко.