“Экология » илкүләм проекты нигезендә волонтерлар «Рус-немец Швейцариясе» территориясен чистарттылар. Өмәнең ничек узуы хакында киләсе репортажда.Гео Казан Лайф Казансу елгасын чистарту өмәсенә экологлар, волонтерлар һәм Рус географиясе җәмгыяте вәкилләре белән бергәләп чыктылар. «Рус-немец Швейцариясе» тыюлыгы территориясендә тиздән зур үзгәрешләр булачак.
ТР Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин: «Бүгенге көндә республика буенча шундый 200ләп акция үткәрелде. Сезон ахырына, шартлар мөмкинлек бирсә, без бу санны икеләтә арттырырга планлаштырабыз. Санитар-эпидемиология режимы начаррак булган саен, акцияләрдә безнең активлык та арта. Казан елгаларының торышын даими күзәтеп торалар. Ярны гына түгел, елганың төбен дә тәртипкә китерәләр. Шулай ук су катламнарына анализ ясала. Берничә ел дәвамында суда һәм грунтта нефть продуктлары каклдыклары күренми.»
Ә менә ял итүчеләргә карата кисәтүләр еш ясала. Алар үзләреннән соң, яр буенда шешәләр, пластик савыт-сабалар, бер тапкыр кулланыла торган мангалларны ташлап калдыралар. Бу юлы волонтерлар 4 кубометр чүп- чар җыйдылар. 2021 елдан Татарстанда «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты тормышка аша башлаячак. Республикадагы дистәләгән сулыкны чистартачаклар.
Александр Шмагин. Татарстан яңалыклары.