31 июльдә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗә аеның 10-нчы көнендә билгеләп үтелә.
Быел Казанда 15 урында корбан чалыначак. Болар «Казан нуры», «Салихҗан», «Әл-Мәрҗани», «Гадел», «Ризван», «Апанай», «Тынычлык» мәчетләре, бертуган Петряевлар комплексы, шулай ук «Рамазан», «Мәүлет», «Котдус», «Иман нуры», «Фатиха», «Рәҗәп», «Сөләйман» мәчетләре. Гомумән, Татарстанда корбан терлеген чалу өчен 43 рәсми мәйданчык каралган. Кешеләр үзләренә якын мәчеткә кереп тә, корбан чалына торган иң якын урыннарны белә ала.