Хәзер шәһәрара автобусларга һәм самолетларга билетларны Восстание , Әмәт метросы һәм Компрессор станцияләрендәге тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин. Хезмәт көн саен күрсәтелә. Берникадәр вакыттан соң әлеге сервис билет кассалары булган башка станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте. Кассаларның эш режимын мәгълүмат хезмәтендә белергә мөмкин.Телефон номеры экранда күрсәтелгән.