Ике көндә – мең дә бер ләззәт. Безнең телерадиокомпания республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә Татарстанда эчке туризмны үстерү юнәлешләре белән таныштыруны дәвам итә. Бүген сүзебез һәрьяктан да алга киткән кызыклы төбәк – Саба районы турында. Биредә журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Туристик маршрут буйлап безнең иҗат төркеме дә үтте. Байлар Сабасында кунакларга нәрсәләр тәкъдим итәргә җыеналар?
Уйлап чыгарылган бер генә әйбер дә юк. Барысы да йөз ел элеккеге чынбарлык. Интерактив макет -кайчандыр Россиядә иң зур авыл мәдрәсәсенең кечерәйтелгән күчермәсе. Биредә бөтен илдән булачак дин белгечләре укыган. Соңрак мәдрәсә ябылган. Ә бушап торган елларда бина җимерелгән. Архитекторлар беренче катны гына яңарта алган.
Фәнил Һадиев мәдрәсә музее мөдире: «барысын да диярлек сүттеләр, ә аннары диварны яңадан җыйдылар. Кайбер урыннарда ярыклар булган, аларны чистартып, реконструкцияләделәр.
Хәрабәләрдән шәкерт букчасын, догалыкларны табып алганнар. Мәдрәсә музее — «Ял көннәрендә мең дә бер ләззәт» турының беренче маршруты. Беренче булып туристик маршрутны район халкы бәяләгән.»
Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов: « Безнең объектлар бүген туристларны кабул итәргә әзер. Бездә инде уңай тәҗрибә булды. Кунакларның фикерләрен өйрәнәбез. Тәкьдимнәрне кабул итәбез, без барлык юнәлештә дә эшләргә әзер.»
Туристларга күрсәтерлек нәрсәләр күп. Шундый объектларның берсе- Азия, Америка һәм Европада сирәк очрый торган агачлар, куаклар паркы. Бакчага үтеп кергәч, үзеңне әкиятләр дөньясына эләккән кебек тоясың. Хисләр, теләкләр дөньясына чумасың.
Туристик маршрут урман хуҗалыгы музеен карауны, үзәк яр буена баруны да үз эченә ала. Экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен вейк-парк та бар. Ул судагы сноубордны хәтерләтә. Тәҗрибәле спортчы чыгышы туристларны һичшиксез сокландырачак.
Гомумән, Байлар Сабасында туристларны бик күп кызыклы тарихи обьектлар көтә. Кунакларны боланнарны кайда тукландыру яки легендар урманчы, Саба урман хуҗалыгының элеккеге җитәкчесе Нургали Миңнехановның нинди мотоциклда йөргәне белән таныштыру да кызыклы булачак.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов.