Татарстанда Корбан бәйрәме чаралары битлекләр киеп һәм шәхси намазлыклар кулланып узачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм намазында дистанцияне үтәргә кирәк булачак. Намаз урамда укылачак. Анда кешеләр күп булачагын исәпкә алып, дин тотучыларның битлеге булырга тиеш. Корбан ите, гадәттәгечә, берничә көн дәвамында таратыла. Бу коронавирус таралу шартларында кешеләр агымын киметергә һәм куркынычсызлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.