Актаныш районы игенчеләре бүген-иртәгә уракка керешәчәк. Комбайннар парады техниканың кырга чыгарга тулысынча әзер булуын күрсәтте. Актаныштан репортаж.
Район башлыгы Энгель Фәттахов иң яхшы әзерлекле ун комбайнчыга бишәр мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды. Әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булырга теләүчеләр ун тапкырга күбрәк булып чыкты. Быелгы уракта 90 комбайнчы катнашачак.
Комбайнчылар махсус комиссия каршында ике кат имтихан тотты. Бер атна алдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, техник күзәтчелек инспекторлары һәр хуҗалыкка барып, кыр корабларын иярләячәк механизаторларның теоретик белемнәрен сынады.
5 мең сумлык премиягә Илнур Шәйдуллин та лаек булды. Илнурның әтисе Шәүкәт абый да алдынгы комбайнчы. Улының уңышларында аның да өлеше зур.
Сорауларга җавап биреп, тест биремнәрен үтәгәннән соң имтихан тотучыларга баллар куелды. Ә комбайннарның техник торышы энә күзеннән үткәрелде. Урып та, сугып та күрсәтте куәтле машиналар. Тәҗрибәле белгечләр комбайннардагы кайбер кимчелекләрне тиз күреп алды.
Барлыгы сигез зонада комбайннар парадка тезелгән иде. Соңыннан озак еллар комбайннарда басу-кырларны иңләүче өлкән яшьтәге механизаторлар белән бергә, яшьлек дәрте ургып торган игенчеләрне дә хөрмәтләделәр.
Ләйсән Газизова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.