Роспотребнадзор белгечләре Казанның берьюлы ике күлендә ашказаны -эчәк инфекциясе китереп чыгаручы микробларны ачыклаган. Алар Глубокое һәм Аккош күлләрендә суны тикшергәндә табылган. Шуңа да карамастан, әлеге күлләр янында йөзләгән кеше ял итә. Тик кояшта кызынырга һәм су коенырга яратучылар гына түгел, ә бу урыннарда сәүдә итүчеләр дә тыюларны боза. Тулырак киләсе репортажда.
Роспотребнадзор белгечләре күлдә ашказаны-эчәк авыруларын китереп чыгаручы микроблар тапканнар,шунда ук ял итүчеләргә кисәтү тактасын да язып куйганнар.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: «Глубокое һәм Аккош күлләре микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килми. Без халыкны аларда коену куркынычы турында кисәттек. Су аша ашказаны — эчәк авырулары инфекциясе йогарга мөмкин.»
Әмма ял итүчеләр Ростехпотребнадзор белгечләренең үтенечләрен игътибарсыз калдыра. Су коенырга ярамаганын белсәләр дә, суга кермәүләренә ышандырырга тырышалар.
Пляжлар рәсми рәвештә ачылмаган, июнь аеннан бирлеТатарстанда 40 кеше, шул исәптән дүрт бала суга батып үлгән. Патрульләр көчәйтелгән, закон бозучыларга штрафлар яный. Коткаручылар даими күзәтеп тора.
ОСВОД Советы Рәисе Никита Горбицын: «Безнең судан куып чыгару һәм тыю вәкаләтләре юк. Шуңа күрә иң беренче чиратта кешеләр суга кермәсен өчен профилактик әңгәмәләр үткәрәбез.»
Тик ял итүчеләр генә кагыйдәләрне бозмый. Глубокое күле янындагы бу сәүдә урыны да шикле эшчәнлек алып бара. Хот-доги һәм кальян саталар, дип язылган. Көйдергеч кояш астында берничә газ баллоннары да тора. Сатучылар үзләре бу объект түгел, дип ышандырды.
Бу стихияле сәүдә урынында фургоннар да басып тора. Берсенә хот-доги, кукуруз һәм хәтта күбекле эчемлек сатыла, дип язылган. Тик безнең иҗат төркемен күргәч, киштәләрне ябарга, эш урыннарыннан качарга ашыктылар.
Казан Башкарма комитетында бу обьектта сәүдә урыны аукционда катнашканнан соң гына барлыкка килергә мөмкин, дип аңлаттылар. Быел Глубокое күле буенда сезонлы сәүдә урыннары билгеләнмәгән. Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә пляжларда законсыз сату очракларының артуын расладылар. Рейдлар оештырылган. Законсыз сәүдә итү тыелган. Кагыйдәләрне бозу оракларына юлыксагыз, экранда күрсәтелгән кайнар линия телефонына шалтырата аласыз.
Фирүзә Насыйрова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.