Бүген, иртәнге сәгать унда, Самосырдагы яңа татар мөселман Әл-Мәрҗәни зиратында Татарстанның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина каберенә истәлек ташы куелачак. Исән булса, бүген аңа 67 яш тулган булыр иде. Кәрим Тинчурин театрда 46 ел эшләгән артистканы искә алырга, якын туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары, Тинчурин театры артистлары җыелачак.