Биектау районында яшь хоккейчылар өчен яңа тренажерлар сатып алынды. Шуларның берсе — бозны алмаштыра ала торган уникаль объект.
Бер — бер артлы – чиратлап, тимераякта югары тизлектә конусларны узып, яшь хоккейчылар сезонга әзерлекне дәвам итәләр. Яшүсмерләр күнегүләренең күп өлеше техниканы камилләштерүгә багышлана. Хәзер бу компонентны уникаль тренажерда беркетеп була. Биектау районының хоккей мәктәбе Татарстанда беренче булып тимераякта шуу тренажерын алды.
ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев: «5 ел элек шундый тренажерлар Канадада, Америкада барлыкка килгән. Ул хоккейчыларга күнегүләрне югары темпта уздырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәләр дә күзгә күренеп яхшыра, уенчыларның тизлеге арта.»
Хәзер яшь хоккейчылар уннарча сәгать бозда шөгыльләнә, тренажер йөгерү юлын алыштыра. Тренажерны билгеле бер тизлек һәм вакыт белән көйләп була. Боз юлы травмалардан соң күнегүләр узучы балаларга уңайлы.
Әлеге тренажерларны «Демография» илкүләм проекты буенча сатып алганнар. Ул яшь спортчыларга осталыкларын үстерергә булышачак.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов: «башка җиһазлар турында сөйләсәк, болар 25-30 исемдәге хоккей җиһазлары. Төрле тренажерлар да бар. Республика Хоккей федерациясенен өч хоккей мәктәбе шундый җиһазлар алды.»
Яңа тренажер җирле хоккейчыларга ошаган инде. Хәзер бозда Казанның “ Ак Барс » командасы өчен уйнаучы талантлы чыгарылыш сыйныф укучылары саны тагын да артачак.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов.