Республика хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне беренче кат чабу һәм терлек азыгы әзерләү төгәлләнеп килә.
«Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасында бу эш барлык 15 бүлекчәдә дә алып барылды. Барлык техника, тракторлар, чапкычлар һәм азык җыю техникасы төзек эшли, хуҗалыклар ягулык белән тәэмин ителгән. Җыелган массаны, махсус сенаж траншеяларына салалар.