Мәгълүм булганча, пандемия шартларында быел халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй онлайн форматта узды. 25 июльдә Мөслим районында үтәргә тиешле Федераль авыл сабан туе да булмаячак. Ә бу көннәрдә Түбән Каманың балалар бакчасында, бер төркем өчен сабантуй бәйремен үткәрделәр. Күңелле балалар кичерешләрен сәзгә дә тәкдим итәбез
Балаларның хис-кичерешләрен әйтеп бетергесез. Бүген алар җәйнең иң матур бәйрәме – Сабантуйны билгелиләр.
Милли бәйрәмне уздыру 69нчы баллар бакчасында матур традиция. Тәрбиячеләр балаларга чын мәйдан оештыралар. Сабантуйга хас булган барлык уеннарны да уздырырга тырышлар.
Тәрбиячеләр белдерүенчә, мондый чаралар уздыру, балаларны төрле яклап үстерә. Беренчедән алар татар халкының милли бәйрәме белән янәдән танышалар. Гореф-гадәтләрне өйрәнәләр. Икенче яктан, саф һавада йөгереп, уйнап сәламәтлекләрен ныгыталар