Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауда ярдәм итү үтенечен хуплады.
Татарстанда арка мускулы атрофиясеннән интегүче 24 бала яши. Балаларның умыртка баганасы бик нык кәкрәя, сулыш алу авырлаша, алар ирекле хәрәкәт итә алмый.Россиядә бу авыруны дәвалаганда куллана торган теркәлгән бердәнбер препарат Спинраза дигән дару бар. Бер баланы өчен еллык дәвалау өчен якынча 50 миллион сумлык препарат кирәк. Республикада балаларның сәламәтлегенә бәйле катлаулы вазгыятьне хәл итү өчен кирәкле чаралар күреләчәк.