Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге кайбер объектларны реконструкцияләүнең барышы белән танышты.
Локомотив пляжын төзекләндерү вариантларын эшләргә кушты. Пляжга керү юлын да тәртипкә китерергә кирәк. Икенче объект-реставрацияләнгән Әҗем мәчете. Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде. Казан яшь тамашачылар театры да ремонтка мохтаҗ, анда Президентка театр биналарының бөтен комплексын үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнехановка Кольцо сәүдә үзәген реконструкцияләү концепциясен да тәкъдим иттеләр. Ул проектны хуплады һәм аңа эшкә керешкәнче, ахыргы презентацияне күрсәтергә кушты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Кремль урамындагы төзекләндерелгән Челышев йортын һәм Бутлеров — Мөштәри чатындагы ГИДУВ бинасын карады.