Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары язгы сессиянең финал утырышына җыелачак.
Көн тәртибенә 30га якын мәсьәлә кертелгән. Парламентарийлар салым салуга, республиканың еллык бюджетына үзгәрешләр кертүгә бәйле закон проектларын тикшерәчәк. «Мәгариф турында»гы, «Социаль партнерлык органнары турында» гы гамәлдәге законнарга төзәтмәләр кертәчәк. Көн тәртибенә шулай ук республика законнарының торышы турындагы мәсьәлә дә кертелгән. Сүз законнарның нәтиҗәлелеген анализлау турында барачак. Эш нәтиҗәләре буенча Татарстан буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе белгечләре үз мәгълүматларын бирергә әзер.